

Башта «Рәхәт лукум», соңрак «Кыю кызлар» төркемендә чыгыш ясаган Рината Тэйның татар эстрадасында үз тамашачысы бар. Җырчы-блогер бүген үзенең сольный карьерасын төзи, улы Арсенны тәрбияли һәм коточкыч юл һәлакәтенә очраган ире Сәгыйрьнең гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшүен дәвам итә. Инде менә 4нче ел... Ни сәбәпле ул арендага алган фатирда яши һәм ни өчен хәзер ирен социаль челтәрләрдә сирәк күрсәтүе турында җырчы «Интертат» сайты проекты өчен «Кунактан кунакка» тапшыруына сөйләде.
«Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.
Без көн саен авырлыклар белән очрашабыз. Кемдер аларны җиңеп чыгарга тырышса, икенчеләр алардан качу юлын карый. Җырчы Рината өчен 2019 ел – бик авыр, караңгы елларның берсе, чөнки ире юл һәлакәтенә очрый. Шуннан соң тормышы асты-өскә килә. Рината бирешми, бөтен көче белән ире аякка бастырырга тырыша. Бүген без Ринатада кунакта.
– Яшерен-батырын түгел, әлеге фатирны син арендага алып торасың. Ни өчен шулай килеп чыкты?
– Сәбәпләре ачык. 2019 елны (мин ул турыда бер генә тапкыр сөйләмәдем, монда яшерен бер нәрсә дә юк) ирем авариягә эләккәннән соң, фатирсыз, машинасыз калырга туры килде. Үзегез беләсез фатирларның бүгенге көндә күпме торуын да, арендага алып яшәүне дә, бу – минем тормышымдагы авыр чор. Ләкин менә шундый фатирлар үземнеке булып яшәргә язсын, дип, мин шул максатта эшлим.
– 2019 ел – сезнең өчен бик авыр ел булган. Ирең авариягә эләккән. Син бу хакта социаль челтәрләрдә әйтеп киттең. Ә бу һәлакәттә кем гаепле?
– Әйе, бу авария турында мин социаль челтәрдә, үземнең сәхифәмдә генә сөйләдем. Минем ирем гаепле. Ни өчен шулай булганына без әле һаман да җавап таба алмыйбыз. Ул 2019 елның 25 октябрь көнне юл һәлакәтенә эләкте. Моны күреп торучылар да булган. Мин социаль челтәргә чыгаргач, директка язып җибәрделәр: «Без бу аварияне күрдек, абыем белән бара идек», – дип. Чаллы – Казан арасында ул туп-туры юлдан кинәт кенә сулга очып чыга: һәм фурага килеп бәрелә. Фура шул мизгелдә үк дөрләп яна башлый, аның йөртүчесе пассажир ягыннан сикереп чыгып өлгерә. Бәрелгәндә, ирем үзе утырган шофер ягы белән туры килә, төбе-тамыры белән бер көпчәге өзелеп чыгып оча, көпчәге генә дә түгел, тимерләре белән. Фура астында анысы яна, ә ирем өч тәгәрмәчтә бәрелеп-сугылып алга таба китә. Анда әле күпер, ул ничек күпердән бәрелеп төшмәгәндер! Белмим, моны урысчалап, «повезло» дип кенә әйтеп була.
Әлеге фаҗигале көннән соң якынча 4 ел үткән инде. Бүгенге көнгә нинди прогресс бар? Ниләр үзгәрде?
– 4 ел эчендә, әлбәттә, прогресс бик зур. Ул сөйләшми иде, бүген сөйләшә. Сөйләме чиста саф булмаса да, сакау мизгелләр бар, аңлашылмый торган сүзләр... Хәтеренә килсәк, авариянең ничек булганын ул әле дә белми. Мин сиңа күбрәген дә әйтәм: ул нинди машинада йөргәнен дә белми. Исендә түгел. Нинди бизнес белән шөгыльләнгәнен дә белми. Беренче вакытларда әле миңа: «Без синең белән кайчан өйләнешәбез?» – ди иде. «Матурым, нишлисең? – димен. – 14 ел була бит быел безнең гаилә корып җибәргәнгә».
Улыбызның туган көне булды, 11 яшь тулды, анда да 11 яшь тулганын белә дип уйлый идек, онытылып китә. «Улым, сиңа ничә яшь әле?» – дип сорый. Ул безгә сораулар биргәндә, без аңа җавап кайтармыйбыз, без ул биргән сорауны кире үзенә бирәбез. «Исеңә төшер әле, улыңа ничә яшь тула?» – дип, менә шулай башын эшләтергә тырышабыз. Йөрү буенча – бүген дә әле аягына баса, үзе хәрәкәтләнә алмый.
– Ә киләчәктә?
– Врачлардан сорыйбыз, алар да әйтә алмый. Врачлар аны, гомумән, барысы да, үлә дип уйлады. Ел ярым үткәннән соң безгә әйттеләр: минем иремне органга алып кайткан булганнар икән. Без моны ел ярым үткәннән соң гына белдек. Бәлки, мин дөрес эшләмәгәнмендер, дип уйлаган идем – миңа бит бик күп кеше әйткән иде, үлгән булса, елар идегез дә, онытылыр иде, болай үзе дә газаплана, дип. Шул сүзләр минем бик нык йөрәгемә кереп калды.
Бу хакта тулырак: Интертат