Йолдызлар тормышыннан
5 сентябрь 2023, 08:19

Гүзәл Уразовага электр станциясе нигә кирәк?

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар төркеме быелгы концерт сезонында халыкны ниләр белән шаккатырачагын әйтте.

Гүзәл Уразовага электр станциясе нигә кирәк?Гүзәл Уразовага электр станциясе нигә кирәк?
Гүзәл Уразовага электр станциясе нигә кирәк?

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар төркеме быелгы концерт сезонында халыкны ниләр белән шаккатырачагын әйтте.

 

Гүзәл бу турыда бик тәфсилләп телеграм-каналында яза.

«Инде 3 ай тирәсе, 24/7 режимында яшибез. Бу сезонда концерт группасын ике тапкыр арттырдык. Русия буенча 25 кеше, өч фура белән йөриячәкбез. Сәхнәне корырга гына 8 сәгать вакыт китәчәк. Махсус конструкторлар, инженер прочнистлар, электриклар белән бу сезонга әзерләнгән трансформер сәхнә инде әзер.
4 ательеда 130 дан артык сәхнә костюмы тектердек. Русиядә беренчеләрдән булып, яңа төрле видеоэкраннар, ут приборлары, проекцион җиhазлар алып кайттык. Егетләр шаярып: «Безгә үзебез белән 100 квт электр станциясе генә йөртәсе калды инде», - дип көләләр.
Сез ишетмәгән яңа җырлар, элекке, сез белгән җырлар яңа форматта, өзексез тематик блоклар белән үрелеп барачак.
Без бу концерт сезонында «перезагрузка» эшлибез.
Милли сәнгатебез, эстрадабыз бер урында торырга тиеш түгел. Яшен тизлегедәй үзгәрүчән дөньяда без аннан да җитезрәк булырга тиеш» – дигән артист.

Фото: Вконтакте, Ок.ру

Чыганак: Интертат

Гүзәл Уразовага электр станциясе нигә кирәк?
Гүзәл Уразовага электр станциясе нигә кирәк?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас