Йолдызлар тормышыннан
5 сентябрь 2023, 15:22

Элвин Грейдан Әлмәттә концерт куйдыртмаганнар

Әллә бу Тямайны Башкортстанга кертмәгәннәре өчен үч алумы? 

Элвин Грейдан Әлмәттә концерт куйдыртмаганнарЭлвин Грейдан Әлмәттә концерт куйдыртмаганнар
Элвин Грейдан Әлмәттә концерт куйдыртмаганнар

Узган якшәмбедә Элвин Грейның Әлмәттә концерты өзелгән. Моның турында ул социаль челтәрләрдә сөйләп, шәһәр халкы алдында гафу үтенгән.

Элвин Грейның язылучылары моның турында фикер алышканнар. Танылган җырчы һәм БР Башлыгы киңәшчесе фикеренчә, бәйрәмдә аны һәм иҗади төркемен күрергә теләмәгәннәр, чөнки планлаштырылган сәгатьлек чыгышны ярты сәгатькә кадәр кыскартканнар, ә төркемгә бөтенләй уйнарга рөхсәт итмәгәннәр. Концерт башланырга берничә минут калгач кына программа белән чыгыш ясарга биргәннәр рөхсәт.

"Йөрәк сыкрый-сыкрый китә бу шәһәрдән", — дип язган Элвин Грей.

Бу сүзләрне тамашачылары җавапсыз калдырмаган. Фикерләр икегә бүленгән: кемдер җырчыга җылы сүзләр язган, ә кемдер бу хәлгә шатланган. Элвин Грейны бөтенләй шәһәргә кертмәскә дип киңәш итүчеләр дә бар, ә күпләр бу вакыйганы Фирдус Тямаев белән конфликт өчен бумеранг булып кайткан дип саный. Җырчыны чыгыш ясарга чакырганнар икән, килешүләрне ике як та төгәл үтәргә тиеш, дигән фикерне дә җиткергәннәр. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас