Йолдызлар тормышыннан
1 сентябрь 2023, 11:40

"Уразованың үзәккә үтеп керерлек бер җыры юк"

Бер тамашачысы аңа шулай дигән. Гүзәл дә җавапсыз калмаган. 

"Уразованың үзәккә үтеп керерлек бер җыры юк""Уразованың үзәккә үтеп керерлек бер җыры юк"
"Уразованың үзәккә үтеп керерлек бер җыры юк"

Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә тамашачыларының берсенә мондый язу юллаган:

"Моңсыз җырлар җыентыгы! Даими мине тыңлап, тыңларга яратмаучы, ләкин бу хакта нык итеп язырга теләүче Гадилә Муллохановага: Хурласагыз да, моңсыз дисәгез дә, мин җырлаячакмын!"

Гадилә исемле язылучысы моңа кадәр Гүзәл Уразованың бер фотосы астына болай дип әйткән булган:

"Гүзәлнең бик "запоминаться" иткән җырын языгыз эле! Мин бер истә калган җырын белмим, бер моңлы жырын ишеткәнем юк. Фәлән хәтле бала анасы сикереп биеп йөри сәхнәдә. Димәк үзе жырламый, язылганга авыз ачып кына йөри. Матур хатын - бер сүз юк, но "кукла" кебек эчке "содержаниясы" юк сымак. Матур итеп киенә, күкрәк күрсәтеп йөрми, анысына рәхмәт кенә, коллективы бик акыллы тоела. Но үзәккә үтеп керерлек, истә калырлык җырын белмим", - дигән ул.

Гүзәл генә түгел, башка җырчыларның да социаль челтәрләрдә халык белән шулай әйткәләшкәне бар. Мондый тамашаны күргәч, бер сорау туа: авыр сүзләрне күтәрә алмагач, нигә социаль челтәрләрдә фото-видеоларын куялар икән бу артистлар? Бөтен кешегә дә ярап булмаганы билгеле. Ни кадәр халык - шул кадәр фикер, барысының да авызларын ябып бетерерлек түгел. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас