

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ “Ни өчен сәхнәгә үз фамилияң, ягъни Баһавиев булып чыкмадың?” дигән сорауга:
– Мин аны үзем сайламадым, тактылар. Студент елларында Марсель Җәббаров җитәкчелегендәге “Мизгел” театрында уйнадым. “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Малик ролен башкардым, бу спектакльне югары уку йортлары арасында оештырылган театр фестивале кысаларында Камал театрында да куйган идек. Мине иң төп ир-ат ролен башкаручы буларак бүләкләделәр. Шунда Марсель абый Җәббаров рольләрне башкарган студентларның исемен әйткәндә, тамашачыга мине Илназ Баһ дип таныштырды. Шуннан соң миңа исем белән эндәшүчеләр сирәк булды, Баһ булып калдым. Дусларымның күбесе: “Баһ, сәлам! Бабах, сәлам!” – дип шаяртырга яраталар.
Ничә җырың бар, дигән сорауга җырчы: “Барлыгы 200ләп җыр язылды. Аларны Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Алинә Даутова, ИлСаф, Азат Фазлыев, Җәвит Шакиров, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева һәм башка танылган артистлар башкара. Җыр язганда, теге яки бу җырчыны күз алдына китерәм. Быел ноябрь аенда туган көнем уңаеннан концерт оештырырга планлаштырам”, – дигән.
Чынарак: Шәһри Казан