+20 °С
Болытлы


Популяр җырчы Юрий Шатуновның кабере янына юлны 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр ябачаклар. Сәбәбе – 10 миллион сумлык һәйкәлен урнаштырачаклар. Бу турыда аның тормыш иптәше Светлана үзенең Телеграм-каналында язган.
Ике метр биеклектәге һәйкәл бронзадан эшләнгән. Юрий Шатуновның туган көнендә – 6 сентябрьдә – 50 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы ачылачак.
Әлеге вакытта һәйкәл әзерләнә. Скульптор-портретист аның кулларын ясый. Монументта артистның тулысынча исем-фамилиясе һәм автографы булачак.
Чыганак: m.lenta.ru