Йолдызлар тормышыннан
28 Августа 2023, 16:36

Данир Сабиров пластик операция ясатырга җыена

Камиллекнең чиге юк, дисәләр дә...

seminar-beauty.ruseminar-beauty.ru
Фото:seminar-beauty.ru

Юмор остасы Данир Сабиров операция ясатырга әзерләнә.

«Иртәгә мин операция ясатам. Яңа концерт сезонында тагын да матуррак булачакмын. Барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачым», – дип хәбәр иткән ул сторисларында.

Артист Төркиянең Истанбул шәһәре табибларына мөрәҗәгать иткән. Әлеге операция, ничек кенә сәер яңгырамасын, Данирга хатыны Миләүшәдән тормыш коруларына 15 ел тулуга бүләк.

«Мин Миләүшәгә һәрвакыт: «Бүләк бирә калсаң, файдалы бүләк булсын», – дип әйтәм. Мин аны Мальдив утрауларында ял иттерсәм, ул мине операциягә Истанбулга алып килде. Нинди операция икәнлеген соңрак әйтербез», – дигән җырчы.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас