Бүген өйләнешкәндәй мәхәббәтлеләр

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның гаилә корып яшәүләренә 36 ел!  Зөлфия Шакированың яшь булып калу сере нидә?

Бүген өйләнешкәндәй мәхәббәтлеләрБүген өйләнешкәндәй мәхәббәтлеләр
Бүген өйләнешкәндәй мәхәббәтлеләр

 

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм  Җәвит Шакировларның гаилә корып яшәүләренә 36 ел!  Зөлфия Шакированың яшь булып калу сере нидә?

 

Татарстанның халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның гаилә корып яшәүләренә 36 ел булган!  Бу хакта Җәвит Шакиров 21 август көнне социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итә.

– Бүген безнең гаилә корып яши башлаганыбызга 36 ел.

Бер-беребезне белгәнгә, мәктәп елларын, аннары Зөлфия – Уфада, мин Стәрледә укыган чаклар, район смотр концертларында чыгыш ясаган, укуларны тәмамлагач, очрашып, капка төбендә йолдыз санаган, Зөлфиянең авылына бер күрер өчен ничә чакрымнар җәяү барып йөргән чаклар, аннан мин Казанга киткәч, Уфа – Казан арасында хатлар язышып, Бауман урамының башында урнашкан переговорныйда сәгатьләр буе телефоннан сөйләшеп туймаган чакларны кушсаң күпме буладыр, шулай да бер генә нәрсә кәефне кыра...

Тиз, сизелми үтеп киткән вакыт!

Яратып, яратылып, бер беребезне аңлап, ышанып яшәгәнгәдер? Бәлки, бер профессия кешеләре булгангадыр? Бәлки, дөрес тәрбия алгангадыр? Уйларыбыз, фикерләр, максатлар бер булгангадыр? Сораулар күп, шунысын беләм – икебезнең арадагы мәхәббәт төп роль уйнагандыр?

Яратсаң, яраткан кеше белән яшәгән вакытта, авырлыклар да, сынаулар да, тормышның сикәлтәләре дә сизелми икән. Мин моңа тагын бер кат бүген ышандым.

Рәхмәт, тормыш! – дип язган Җәвит Шакиров.

 

“Юлдаш” радиосында узган бер кызыклы очрашу искә төште. Мөхәрриребезнең: “Зөлфия, Сез ничек шулай яшь булып кала аласыз?” дигән соравына һәрвакыттагыча зирәк Җәвит: “Аның өчен минем белән йокларга кирәк!”– дип җаваплады.

 Афәрин, Шакировалар! Үрнәкле гаиләгезгә фәкать шатлык, тигезлек, иминлек килсен. Арытаба да бер-берегезгә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә язсын. Хәерле гомерләр сезгә, якташлар!

 

Бу парны котлап сез нинди теләкләр язар идегез, дуслар?

Фото: culture.ru

Бүген өйләнешкәндәй мәхәббәтлеләр
Бүген өйләнешкәндәй мәхәббәтлеләр
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас