Гөлназ Асаева: Мин шулай 10 килограммга ябыктым

Җырчы Гөлназ Асаева ябыгу серен чишкән. 

https://vk.com/gulnaz_asaevahttps://vk.com/gulnaz_asaeva
https://vk.com/gulnaz_asaeva

Эстрадасы җырчысы Гөлназ Асаева ябыгу серләре белән уртаклашты. Ул «интервальное голодание» ысулы белән ябыккан. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә язган.

"Бала тапканнан соң, 10 килограммнан артыграк ябыгырга кирәк булганда, мин көндезге 1гә кадәр генә ашый идем, ә сәгать 1дән соң ашамадым. Көндезге 4тә-5тә коктейль эчкәләдем, ләкин бу – тамак каты ачкан очракта гына. Ә болай, коктейльдән башка да тора ала идем. Хәзер дә, 3-4 килограммга ябыгу өчен, интерваль ач тору ысулын кулланырга уйлыйм", – ди Гөлназ Асаева.

Интерваль ач тору медицинада да кулланыла. Ул ашамыйча тору вакытын планлаштырудан гыйбарәт.

Интертат

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас