Алинә Заһитова руль артында юл кагыйдәләрен бозган

Ай-һай, мактанган! 

tvcenter.rutvcenter.ru
Фото:tvcenter.ru

 SHOT Telegram-каналы Алинә Заһитованың Мәскәүдә Хөкүмәт йорты тирәсеннән “Гелендваген” машинасы руле артында светофорның кызыл төсенә узып баруын тасвирлаган видеоны бастырып чыгарды. Җәяүлеләр  юл аша чыгар өчен 20 секунд вакыт калган булган әле.

Күп тә үтми Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары һәм тимераякта йөгерү спорты буенча Олимпия чемпионы Светлана Журова фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары җиңүчесе Алина Заһитованың руль артында  төшергән видеосын бәяләде.

Депутат сүзләренчә, спортчыга штраф салынырга тиеш. "Бу факт игътибардан читтә калыр  дип уйламыйм. Телефонны да руль артында кулланырга ярамый. Бер тапкыр җәза бирергә кирәк, арытаба кагыйдәләрне бозмаска яхшы булыр», — дигән Журова. 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас