Җырчы Тото Кутуньо вафат

Аның «L’italiano» хитын ишетмәгән кеше юктыр...

krasivoe-foto.rukrasivoe-foto.ru
Фото:krasivoe-foto.ru

Италия җырчысы Тото Кутуньо вафат булган. Бер айдан артык элек ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Кутуньо 22 август кичендә Миландагы Сан-Раффаэле хастаханәсендә үлгән.

 "Соңгы айларда озак авырудан соң аның хәле начарланды", – дип хәбәр иткән артистның менеджеры Данило Манкузо. Җырчыны берничә ай элек хастаханәгә салганнар. Кутуньо үзенең соңгы елларын Неаполь янындагы Портофино шәһәрчегендә үткәргән. Ул онкология белән көрәшкән. 2008 елда артистка ясалган операция һәм химиотерапия курсыннан соң ремиссиягә кергән булган. Ләкин мәкерле авыру беркайчан да эзсез үтми...

Тото Кутуньо «L’italiano» җыры белән танылган. Тәүге тапкыр Кутуньо аны  1983 елда башкарган. 

Музыкант бөтен дөньяда Джо Дассен, Мирей Матье, Адриано Челентано җырлары авторы буларак билгеле. Ләкин Русиядә аны җырчы буларак яраталар. Тото беренче тапкыр Мәскәүгә 1985 елда  килә һәм совет кешеләренең йөрәкләрен яулый. «L’italiano» хиты шунда ук тамашачы хәтерендә кала һәм башыннан чыкмый. «Лашате ми Кантаре» юлларын бүген дә һәркем белә, һәм еш кына аны җырлыйлар.

Чыганак: stebel.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас