Фирдүс Тямаевтан бер кыз бурычын таптыра

mamadysh-rt.rumamadysh-rt.ru
Фото:mamadysh-rt.ru

Фирдүс Тямаевтан бер фанаты 4 мең сум акча таптыра. Шундый эчтәлектәге комментарийны җырчының «ВКонтакте»дагы фан-төркемендә калдырганнар.

«Альфонс, кайчан бурычны кайтарасың? 4 меңне коллективтан сорый алмыйм. Адәм көлкесе, җырчы, үзе кызлардан акча сорый, аннан бирми, альфонс, бабник, сказочник», – дип, бурычын кайтаруны сорап кына калмаган, әнә шундый берсеннән-берсе «матур» сүзләр дә сырлаган Фирдүс Тямаев турында Фәния Сәлимҗанова исемле бер кыз.

«Кемгә бурычыгыз бар?» – дип, “Интертат” журналисты Фирдүснең үзе белән элемтәгә кергән.

 Җырчы бу комментарий турында бөтенләй хәбәрдар түгел икән.

 «Кайда язганнар, кем язган?» – дип кенә кызыксынган, фикерен белдермәгән.

Ләкин Тямаев Фәнияне  җавапсыз калдырмаган. Комментарийны кереп күргәннән соң, ул аңа җавап итеп  сүгенү сүзе калдырган...

Чыганак: "Интертат" 

 

Читайте нас