Зифа Нагаева: "Җырчы булу өчен моң гына җитми"

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева бүгенге татар-башкорт эстрадасы турында фикерен җиткерде.

Зифа Нагаева: "Җырчы булу өчен моң гына җитми"Зифа Нагаева: "Җырчы булу өчен моң гына җитми"
Зифа Нагаева: "Җырчы булу өчен моң гына җитми"

Бүгенге көндә танылган җырчы булып китү өчен нәрсә кирәк? Моңлы булу гына җитәме? Әллә бөтен нәрсә акчага барып терәләме? Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева бүгенге татар-башкорт эстрадасы турында фикерен җиткерде.

– Бер көнлек җырларга күчтек, шунысы аяныч. Пентатоника бетте. Матур сүзләрне рус көенә салып утырган аранжировщиклар басты дөньяны. Элек композитор дип танылган кеше (ул консерваторияне тәмамламаска да мөмкин) чын талант иясе, самородок була иде. Хәзер композитор дигәне дә аранжировщикка әйләнеп бара.  

 Җырчыны халык күтәрми, җырчы үзен үзе күтәрә хәзер. Бу җәһәттән башкорт эстрадасы тыйнаграк та кебек. Башкорт эстрадасында моңлы көйләргә урын бар. Биредә халык бәя биргәнне көтә беләләр. Тыйнаграк. Татарстан эстрадасы бу җәһәттән шау-шулырак.  

 Яшьләр арасында моңы, көе булганнар күп. Ләкин өметле дип әйтерлекләренең сәхнәгә чыгу өчен этәргечләре юк. Менә шул йөрәкне әрнетә. Радиода бик күп еллар эшләгәч, мин моны яхшы беләм. Минем “Бер вакыт кына” җыры популярлашкан заманда әле кеше моңы белән чыга ала иде. Хәзер моңны акча дигәнең төртеп екты. Синең яныңда яхшы продюсер булу, җырларыңны “раскрутка”га бирү кирәк. Менә мин билгеле композитор булсам да, Татарстанга шалтыратып, матур җыр язган идем, клибым да бар дип авызымны ачсам –  аны шунда ук бәяләр язылган прайс-лист белән томалыйлар. Акчам бар, түли дә алам. Ләкин миңа “раскрутка” кирәкми, миңа халыкның җырларымны ишетүе кирәк. Бу яктан караганда, Башкортстанда әле “Шәрык” радиосында, “Юлдаш”та исемнәр дә әйтелә, авторлар хакы да хаклана. “Юлдаш” дәүләт радиосы булып калды һәм анда бөтен нәрсә дә акчага көйләнмәгән, – ди ул.

 

Чыганак: Интертат

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас