

Кайчандыр татар эстрадасына “Яшиселәр килә”, “Кило ярым перәннек” кебек җырлары белән чыккан автор-башкаручы Нияз Җәләлов соңгы елларда сирәк күренә башлады. Баксаң, ул гел чыгышлар ясап тора икән, беркая да югалмаган. Бу турыда ул үзе:
- Татарстанда юньләп йөргәнем юк. Соңгы елларда Пенза, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Пермь якларында еш чыгыш ясарга туры килә.
- Гастрольләр вакытында кызыклы хәлләргә юлыкканыгыз булмадымы?
- Узган елны 9 майда Пензага барганда бер поселоктан Т-34 танкы чыгып килә. Безне туктаттылар. Биюче Гүзәлия Хөснетдинова машинадан төшкән булган. Аның машинадан төшеп калганын беркем дә сизмәгән. Ул танкны телефонына төшерергә чыккан икән. Танк чыгып китте. Ә безгә “барыгыз!” дип, капитан юл бирә. Без китеп бардык. Капитан, “подругу оставили!” дип, рупорыннан кычкырмасынмы?! Аннан соң туктадык инде. Гүзәлия чабып килеп утырды.
Оятка калган чаклар да булды. Алексеевскиның үзендә концерт биргән идек. Шулай 5 җыр җырлап кердем. Биюче кыз каршыга чыкты да: “Нияз абый, сез кайда идегез?” – дип сорады. “Магазиныгыз ачык калган түгелме соң?!” – диде. Әйтәм карыйлар да көләләр, карыйлар да көләләр. Аңламадым. Нәрсәдер ачык икәнен уйламыйм да бит.
Берсендә сәхнәгә тапочки белән чыгып киткән идем. Чыккач, яңадан кереп киттем, – ди җырчы.
Чынанак:Интертат