Йолдызлар тормышыннан
14 Августа 2023, 15:15

Туена беренче ире дә килгән

Җырчы Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитованың туе гөрләде.

Туена беренче ире дә килгәнТуена беренче ире дә килгән
Туена беренче ире дә килгән

Танылган радио алып баручысы Дилбәр Фәиз дә туйга чакырулы булган,  дип яза Шәһри Казан. Бәйрәмнән соң ул хис-тойгылары, кичерешләре белән уртаклашкан.

“Татар эстрадасы артистлары, театр артистлары, туганнар, дуслар җыелган туй бер сулышта үтте. Дускаем Лилия белән дускаем Винарисның туй киемнәре пардан тегелгән, бик килешле булды. Ә иң кызык өлеше... ТНВда күпме сериал тәрҗемә иттем, мондый сюжетлысы булганы юк иде. Мин кияүгә чыксам, аерылышкан ирем килер иде микән? Ә алар килгәннәр, гаиләләре белән килгәннәр... Үзләре белән сөйләштем, бер табын артында утырдык. Ниләр турында сөйләшкәнне язасы килми, ну кызык, җаман кызык...” – ди Дилбәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас