Йолдызлар тормышыннан
10 Августа 2023, 05:20

Алсу Уяндыкка кайткан

Җырчы Алсу гаиләсе белән әтисенең туган ягында -  Башкортстанда. 

Алсу Уяндыкка кайтканАлсу Уяндыкка кайткан
Алсу Уяндыкка кайткан

Русиянең популяр җырчысы Алсу гаиләсе белән әтисе Ралиф Сафинның туган ягында – Илеш районының Уяндык авылында ял итә.

Социаль челтәрләрдәге үзенең битендә ул инде күптән Башкортстанда булмавын әйткән. Ул әнисе, ике кызы һәм улы белән кайткан. 

"Көч туплый торган урын.Башкортстан, Уяндык авылы. Монда минем әтием туган, монда минем балачагым үтте, бу изге җирдә минем әбием, бабам, якын туганнарым җирләнгән. Беренче тапкыр без шулай бергә - Сафина, Микелла һәм Рафаэль белән кайттык. Балалар бик шатландылар. Без бәхет энергиясенә чумдык", - дип язган Алсу һәм авыл урамында озын матур күлмәк киеп төшкән фотосын да урнаштырган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас