Салават концертына Илсөя Бәдретдинова бер тонна фураж алып килгән

"Мине үлемнән алып калган кеше", - ди мэтр хакында Илсөя Бәдретдинова. 

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Галиәсгар Камал исемендәге  театрда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 35нче сезон концертлары бара. Илсөя Бәдретдинова да «легенданың концерты»на барган. Ул сәхнәгә чәчәк бәйләме генә тотып чыкса да, бүләк бу гына түгел икән.

Салават Зәкиевич, рәхмәт булганыгыз өчен! Безне куандырып, безгә үрнәк булып торганыгыз өчен рәхмәт. Салават Зәкиевич - минем укытучым. Алай гына да түгел. Моннан күп еллар элек Салават Зәкиевич мине үлемнән алып калган кеше. Мин соңгы сулышыма кадәр рәхмәтле булачакмын. Ул вакытта акча ягы бик авыр иде, хәзер әкрен генә тернәкләнеп киләм бугай инде. Чәчкә-чәчкә белән, мин сезгә бер тонна фураж алып килдем. Кирәге чыгар дидем, – дип сөйли ул сәхнәдән.

«Искиткеч җылы концерт», – дип язган ул сторисларында.

«Илсөя, бик зур рәхмәт. Илсөя беркемне кабатламый. Аның үз линиясе, үз стиле, үз репертуары, үз манерасы. Ул беркемне кабатламый. Аны кабатлыйлар. Едриткудрит!», – дип озатып калды аны Салават Зәкиевич.

Бу вакыйганың видеосын монда карый аласыз. 

Читайте нас