

Башкортстанның атказанган артисты, җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтовның хәлен белешеп торырга тырышабыз. Аның махсус хәрби операциягә китүе турында язган идек инде. Ул Таһир Кусимов исемендәге батальонның медицина взводы санитары булып хезмәт итә. Әлеге вакытта Самара өлкәсендә хәрби әзерлек үтә. Радик Динәхмәтов туган авылы хөрмәтенә “Әсән” исемен алган.
Билгеле булуынча, Радикны әти-әниләре тугыз яшеннән Уфа музыкаль интернатына укырга биргәннәр. Ул интернат Бөек Ватан сугышы елларында тынлы оркестрлар музыкантларын укыткан мәктәп нигезендә төзелгән. Мондый белем бирү учреждениеләре Иосиф Сталин указы буенча бөтен Советлар Союзында ачыла. Генералиссимус фикеренчә, тынлы оркестрларны тәмамлаучы музыкантлар алгы сызыкка барырга һәм совет солдатлары һәм офицерларының хәрби рухын күтәрергә тиеш булган.
"Мәктәп мине күп нәрсәгә өйрәтте. Без, малайлар, музыка белән шөгыльләнүдән тыш, хәрби әзерлек тә үтә идек, чыныгып үстек. Мин дисциплинага күнеккән кеше, шуңа күрә хәрби әзерлек минем өчен ят нәрсә булмады. Әйе, бу җиңел түгел, әмма яңа иптәшләрем миңа ярдәм итә, мин аларны горурлык белән полкташларым дип атыйм. Миннән аермалы буларак, алар инде май аеннан башлап полигонда әзерлек үтәләр. Әмма мин дә алардан калышмаска тырышам”, — ди Радик Динәхмәтов.
"Флейтам да һәрвакыт үзем белән. Чөнки музыка җанны дәвалый, егетләргә көч бирә һәм аларны батырлыкларга рухландыра ала. Мин уйнаганда бөтен егетләр тын калып тыңлый. Моннан тыш, хезмәттәшләрем еш кына телефон аша видеоэлемтәгә чыгып (барлык инструкцияләрне үтәп, әлбәттә), әбиләренә, әти-әниләренә музыкаль сәламнәр дә тапшыралар. Күптән түгел берсенең әнисен 80 яшьлек юбилее белән котладык.”, – дип сөйләде Радик Динәхмәтов хәлләрен сорашканда.Исегезгә төшерәбез, 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлау турында карар игълан итте. Шуннан соң ук Русия Кораллы Көчләре Украинаның хәрби инфраструктурасына һөҗүм итә башлады.