

2006 елгы Олимпия уеннары чемпионы, “Ледниковый период”ның даими катнашучысы Роман Костомаровның авыр чиргә таруы, үлем белән көрәшүе хакында гәзит битләрендә дә, “Өмет”нең социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә дә хәбәрләр биреп тордык. Аның язмышы беркемне дә битараф калдырмады. Һәм менә июль башында интернет челтәрендә таралган ике видео халыкны таң калдырды дисәк тә була.
Роман Костомаров аягына протезлар киеп, куллары урынына бинтларга уралган культялар белән физкультура күнекмәләре ясый. Ышанычлы һәм дәртле адымнар белән баскычтан менә, җитез итеп велосипед педальләрен әйләндерә. Шул арада камерага да елмаеп куя, төшерүчегә күз кыскандай итә.
Үткәннәрне тагын бер кат барласак, фигуристны 10 гыйнвар көнне пневмония һәм грипп диагнозлары белән Мәскәүнең Коммунаркадагы йогышлы авырулар дәваханәсенә салалар. Үпкәләр ялкынсыну диагнозы артык еш очрамаса да, табиблар дәвалый алырлык һәм терелеп була торган чир дип беләбез. Әмма канны кислород белән баету һәм ясалма сулыш алу аппаратларына озак тоташтырылганга күрә билгеле спортчының тән тукымалары үлә башлый. Кул һәм аякларында некроз башлана. Тәүдә ике табанын кисәләр, соңыннан ике балтырын ампутациялиләр, уң кул чугын һәм сул кулының берничә бармагын кисәләр. Берничә ай (!) дәвамында спортчы үлем белән көрәшә. Ә инде һушына килеп, үзенең гарипләнүен аңлагач, коточкыч депрессиягә бирелә.
“Бозга да чыгачак әле...”
Хәзер килеп белгечләр: “Мускуллар сакланган, координациясе кайтты”, – диләр. Аннары хәтта: “Ул әле бозга да чыгачак!” – дип ышандыралар. Чыннан да, видео кадрларына карап, Роман Костомаровның арытаба да көрәшергә әзер икәнлеге күренеп тора. Хәзер – тулы канлы тормыш өчен.
Спортчының исән калуында, чирне җиңүендә бәяләп беткесез зур психологик рольне аның хатыны Оксана Домнина уйнады, әлбәттә. Ул көн саен Коммунаркага килеп, иренең хәлен белгән. Бер аягы белән инде теге дөньяда чагында янында утырган. Кашыктан ашаткан, китаплар укыган. Ире үлем чоңгылыннан үрмәләп булса да чыксын дип, Ходайга ялварган.
Әлбәттә, аның да көчсезлек тоеп, үкереп елаган чаклары булган. Әмма анысы өйдә, кеше күрмәгәндә. Ире күреп, аны, балаларын – 12 яшьлек Настяны һәм 7 яшьлек Ильяны, өстәвенә үзен дә – жәлли башламасын, дип.
Спортчыларның еш кына чирле килеш тә тренировкаларга йөрүе, чыгыш ясаулары беркем өчен дә сер түгел. Роман –коммерция проектларында чыгыш ясаучы, моны һәркем белә. Шуңа да аның проектны оештыручыларны да кыен хәлгә калдырасы килмәгән, билетлар сатып алган тамашачыларның күңеле төшмәсен дип тә кайгырган. Һәм 8 гыйнварда үзенең программасын шуып, 10 гыйнварда реанимациягә эләгә...
Роман Костомаров тарыган бу вакыйга – мәхәббәт тарихы да әле ул. “Мәхәббәт – барлык авырлыкларны да җиңеп чыгуда”. Күп еллар элек бу фикерне Роман Костомаров белән Оксана Домнина әйткән була . Әлбәттә, ул вакытта алар нинди тормыш сынаулары аша үтәргә туры киләчәген күз алдына да китерми.
Мәхәббәт тарихы
27 яшенә кадәр Роман буйдак булып йөри, гәрчә озын буйлы, матур, уңышлы спортчы булса да. Хатын-кызлар аңа игъибар итми түгел, тик Костомаров гомеренең шактый өлешен фигуралы шууга багышлаган, шуңа күрә яңа танышуларга аның әллә ни вакыты да булмаган дияргә була. Аралашулар һәм дуслашулар, гадәттә, спорт өлкәсендәгеләр белән булган.
2004 елда ул Австрия җыелмасы өчен чыгыш ясаган, әмма карьерасын тәмамлаган коллегасы Юлия Лаутовага өйләнә. Әйткәндәй, аларның туенда Юлиянең ахирәте Оксана Домнина шаһит була. Ул да, Роман кебек, бозда биюләр тапшыруында катнаша. Бераздан Роман Юлияга өйләнүенең ялгыш адым булуын аңлый. “Оксанага магнит сыман тартылдым, ә ул исә өйләнгән булуым сәбәпле миннән читләшә иде...” – дип искә ала Роман.
Бераздан алар бергә яши башлый, Роман аерылмаган булса да. Соңрак Костомаров аерыла. Әмма Оксана аңа кыз бала тапкач та әле спортчы ЗАГСка ашыкмый. Ә яшь ана барлык хатын-кызлар кебек паспортында өйләнешү мөһере торуын тели, ак күлмәктән туйда йөреп, никах балдагы кияргә хыяллана. Шул сәбәпле Оксана белән Роман хәтта бер-берсен чак кына югалтмый кала. Шунда гына Роман Костомаров үзенең хатасын аңлый. Берничә айдан алар өйләнешә. Күп тә үтми малайлары туа. Үзегез дә күреп торасыз: фигуралы шуучыларның мәхәббәт тарихы әллә ни матур да, дөрес тә башланмаган. Әмма ләкин рәсми никахка кереп, чиркәүдә никахлашу йоласын үтәгәннән соң бүгенгәчә беркем дә аларның мәхәббәтендә шикләнми.
“Яшә генә!”
25 апрельдә спортчыларның рәсми никахына 9 ел тулган. Әмма чынында Роман Костомаров белән Оксана Домнина менә инде 17 ел бергә. “Без барын да җиңәчәкбез, мин ышанам! Яшә генә!” – дип яза Оксана Домнина иренең 46 яше тулган көнне үзенең социаль челтәрләрендә. Һәм, күрүебезчә, бу шулай да. Видеороликларны күргәч, тормыш дәрте сүнмәвен күрәсең. Аның белән сокланалар, горурланалар. Әйтерсең лә ул яңадан туган!
Бар инде, кара эчле, начар күңелле кешеләр дә. “Куллары да юк, хатынын коча алмаячак”, – дип яза кайберәүләр. Әлбәттә, һәркем аңлый,элекке тормыш беркайчан да булмаячак. Тик шунысы көн кебек ачык: Олимпия чемпионы Роман Костомаров – янә җиңүче. Роман белән Оксана барысына да үзләрен уңышлы спортчылар гына түгел, көчле рухлы кешеләр икәнен дә дәлилләде. Аларның мәхәббәтләре дә – чын-чынлап могҗиза.
“Көрәшергә ярдәм итә”
Күптән түгел Роман Костомаров үзенең Телеграм-каналында җанатарларына мөрәҗәгать иткән. Язылучыларын сәламләп, ул аларга изге теләкләре өчен рәхмәтләрен җиткергән: “Бу бик илһамландыра, көрәшергә һәм алга барырга ярдәм итә”.
Татьяна Навка сүзләре
Навка Костомаровның бозга кайтуына ышаныч белдерә. “Нинди сыйфатта икәнен белмим, әмма чыгачак, мин аның белән күп аралашам, беләм, бу җиңел түгел, әмма аның кайтуына ышанам. Ул бик көчле һәм бу киртәне җиңәчәк”, – диде ул.
Костомаровның киләчәге турында Роднина ни ди?
“Фигуралы шуу иртәме-соңмы тәмамланачак. Ул гомерлек эш һәм һөнәр була алмый”, – дип белдерде Роднина һәм терелеп чыккан Костомаровка Русиянең фигуралы шуу Федерациясен җитәкләргә тәкъдим итте. Спортчы барысына да тормышның тәмамланмавын күрсәтте, дип билгеләп үтте депутат.