Александр Пономаренконың мал-мөлкәтен бүлешәләр

Юмористның вафатыннан соң туганнары арасында байлыгы өчен ызгыш-талаш купкан.

Александр Пономаренконың мал-мөлкәтен бүлешәләрАлександр Пономаренконың мал-мөлкәтен бүлешәләр
Александр Пономаренконың мал-мөлкәтен бүлешәләр

Юмористлар Александр һәм Валерий Пономаренколарны хәтерлисездер, дуслар? Моннан ярты ел элек игезәкләрнең берсе Александр ашказаны яман шешеннән мәрхүм булды.

Ярты ел үткәннән соң юмористның мирасын бүлешү, мал-мөлкәте өчен каты талаш-ызгыш башланган. Эш шунда – Александрның игезәге Валерий закон буенча тиешле үз өлешен сорый, ә мәрхүмнең хатыны моңа риза түгел. Әйткәндәй, күп миллионлы  мираска юмористның олы яшьтәге әнисе, хатыны, балалары һәм абыйларының да хокукы бар.

Монда тагын бер факт турында әйтергә кирәк – Сашаның әнисенә улының вафат булуы турында озак кына әйтмәгәннәр. Ана йөрәге түзмәс дигәннәрдер инде...

Бу хәлләр нәрсә белән тәмамланыр, билгесез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас