+21 °С
Болытлы


Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы, җырчы Акбулат өйләнә.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә, «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында яш җырчы үзенең сөйгән кызы Әдиләгә тәкъдим ясаган. Әдилә егетнең тәкъдимен кабул иткән. Әлеге дулкынландыргыч мизгелнең видеосын Акбулат сторисларында күрсәтте.
Видео янына йөрәк һәм балдак сурәте куеп, ул: «Тормышымда яңа бүлек башлана», – дип язды.
Татар эстрадасында бер буйдак кими. Тик борчылмагыз, кызлар! Берәү урынына бишәү килер! Эстрада “эризинывый” ул!