

Караидел районында туып-үскән, күпсанлы республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты, җырчы Марсель Фәрхетдинов, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышлап, җыр яздырган һәм клип төшергән. Җыр “Әйләнеп кайта алсам” (“Если я вернусь”) дип атала һәм ул Зиннур башкаруындагы 2021 елгы композициянең кавер-версиясе булып тора.
“Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә һәм арабыздан инде китеп барганнарга”, – дип язган Марсель Фәрхетдинов үзенең социаль челтәрләрендә.
Әйткәндәй, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән Башкортстан кешеләре бердәм 177 номерына, шулай ук ситуацион үзәккә (122) яисә (347) 218-19-19 номерына шалтырата ала. Я булмаса якындагы күп функцияле үзәккә, башбат.рф сайтына мөрәҗәгать итәргә була.
Чыганак: bashinform.ru