Барлык яңалыклар

Махсус хәрби операциядә артист Илнар Хәтмуллин һәлак булган

Көн саен күпме яшь гомерләр өзелә, бик кызганыч...

«Безнең Башкортстан» сәхифәсеннән
Фото: «Безнең Башкортстан» сәхифәсеннән

Махсус операциядә  «Сибай» ансамбле биючесе Илнар Хатмуллин һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрдәге «Безнең Башкортстан» сәхифәсендә язганнар.

Җитди яралануы һәм хастаханәгә эләгүен белгәч, аны якыннары эзли башлый. Ләкин хәрбине коткарып кала алмыйлар.

«Җан өшеткеч хәбәр алдык... Әле февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан гына Илнарның улы туган иде.

Тормыш иптәше, әти-әнисе, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Батырыбызга мәңгелек дан!» – диелә хәбәрдә.

Социаль челтәрдә утыручылар Илнарның бик талантлы биюче булуы хакында комментарийлар яза.

«Күтәреп булмаслык кайгы. Концертта шуның гына биегәнен карап, сокланып кайта торган идем. Ул бар булмышы белән биеде. Аңа әле яшәргә дә яшәргә иде...» – ди алар.

«Безнең Башкортстан» сәхифәсендә артистның соңгы биюен урнаштырдылар. Илнар Хәтмуллин соңгы биюен, хәрби операциягә китәр алдыннан, автобус янында биегән.

 

Читайте нас