"Башкорт хуҗабикәсе" клип төшерә

Клипны төшерүчеләр аны кит белән чагыштырган. 

Социаль челтәрләрСоциаль челтәрләр
Фото:Социаль челтәрләр

«Башкорт хуҗабикәсе» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова үзенең беренче җырына клип төшергән. Тәнкыйтьләүчеләр күп булачагын алдан ук исәпкә алып, блогер үзеннән ниндидер сәнгать әсәре көтәргә кирәкмәве турында кисәтә, моның шоу – башкорт блокбастеры булуын әйтә.

«Мин җырны сәхнәдә җырлау өчен түгел, шушы клип хакына гына яздырдым. Клипның идеясе миңа әле 1 ел элек үк килгән иде. Мин аның турында җырчы, композитор Рөстәм Гыйззәтуллинга сөйләдем, һәм ул махсус минем өчен җыр иҗат итте. Альбертны (авт. – тормыш иптәше) төшү һәм клипның чыгымнарын түләү өчен бик озак үгетләргә туры килде. Без хәтта талашып беттек. «Кирәкмәгән әйбер белән шөгыльләнәсең!» – дип ачуланды. Ләкин мин үз теләгемә ирештем», – ди ул.

Миләүшә җырының сүзләрен дә белми. Тавышы булмауны, ритмны тоймавын да яшерми. «Әйе, Миләүшәнең тавышы да, моңы да юк, ә менә харизмасы җитәрлек», – дип көлә аннан клипны төшерүчеләр.

Блогер клип төшерү процессының иң кызык мизгелләрен сторисларында күрсәтеп бара.

Бу хакта тулырак монда. 

Читайте нас