

Популяр блогер Рөстәм Нәбиев аны Олимпия чемпионы Роман Костомаров белән чагыштыручыларны «глупые люди» – ахмак кешеләр дип атады. Бу турыда ул телеграм-каналында аерым пост язган.
Социаль челтәрләр кулланучылар: «Аягының бер өлеше ампутацияләнгән фигуралы шуучы Роман Костомаров тизрәк тернәкләнә, хәзер инде протезлар ярдәмендә дә шөгыльләнә», – дип язган булган. Рөстәм Нәбиев үзенең очрагын Роман Костомаровныкыннан аерылып торуын әйтә.
«Ахмак кешеләр мине Костомаров белән чагыштыра башлады, ул тиз генә аякка басты, ә мин янәсе инде 7 ел булдыра алмыйм. Безнең ампутацияләрне чагыштырмагыз!» – дип мөрәҗәгать итте Нәбиев, – «аның 1/3 аягы ампутацияләнгән, ә минем 1/3 генә калды. Бу – зур аерма. Шуңа күрә мондый сүзләрне язганда, әгәр башыгыз булса, бераз уйлагыз», – дип өстәде ул.
Рөстәм Нәбиев аякларын Омскида хәрбиләр казарма җимерелгәч югалтты. Ә Роман Костомаров 2023 елны, пневмониядән соң тукымалар некрозы барлыкка килгәч, ике аяксыз да калды. Аның кул бармакларының очларын да кискәннәр.
Чыганак: "Интертат"