

«Ямьле» төркеме солисты, элегрәк Салават Фәтхетдинов белән бергә эшләгән Алинә Давыдова остазының өендә булып кайткан. Ул Салаватның чебиләрне дә кадерләп кенә, үбеп кенә үстерүенә сокланган.
«Салават абый кошларын, җәнлекләрен сыйпап-сыйпап, үбеп кенә үстерә», – дип язып куйган Алинә.
Алинә Давыдова төшергән видеодан күренгәнчә, Салават һәр чебешнең нәселен дә белә, аларны өендә, үз караваты янында гына үстерә.
«Монысы – китайский шелковистый. Иң «дорогой»лары болар инде. Болары ни… королевский. Атасы булса ярар иде инде, хатын-кызлары аның бар да бер төсле», – дип шаярта җырчы.
Җырчының чебиләрен ничек курчалавын видеодан карый аласыз.