“Башкорт хуҗабикәсе” белән салым органнары кызыксынган

Соңгы арада блогер "һөнәре" киң таралыш алды, килешәсезме? 

Салым инспекциясенә көтелмәгән визитны «башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган Миләүшә Шәйхелисламовага ясарга туры килгән. Хатын-кыз юмористик, "ничек бар - шулай" дигәнрәк,  кайвакыт хәтта кискен социаль видеолар төшерә. "Башкорт хуҗабикәсе" гламурлы тормышны күрсәтми, әмма шулай да аның шаяртуларыннан 289 мең язылучы көлә.

- Безне салым бүлмәсенә чакырдылар, күз алдыгызга китерәсезме? Куркып калдык... Ни өчен чакырганнарын белмибез. Без салымнарны үз бизнесыбыз буенча намус белән түлибез, –  дип хәбәр итте блогер ханым язылучыларына федераль салым инспекциясе бүлегенә барыр алдыннан.

 Салым инспекторлары янына барып кайтканнан соң, Шәйхелисламова ведомствода булган хәлләр турында сөйләде.

–Баксаң, мине нәкъ менә блогерлык эшчәнлеге буенча чакыртканнар икән. Инспекторлар телефонымны тартып алдылар, әйткәндәй, кайда блогерлык эшчәнлегемне алып баруымны, нинди мәйданчыкта булуымны, күпме түләвемне сорадылар. Алар безгә караулар өчен беркем дә түләмәгәнен белмәгәннәр икән, — дип уртаклаша бу вакыйга белән Миләүшә Шәйхелисламова.

«Башкорт хуҗабикәсе» сүзләренчә, салым бүлегендә шулай ук аңардан рекламадан кергән акчаны кая күчерә  барасыз дип кызыксынганнар. Шәйхелисламова «марафоннар Королевасы» Елена Блиновская һәм фитнес-королева Лерчекка каршы булган җәнҗаллардан соң «безгә дә тикшерүләр килеп җитәчәк» дип шикләнгәнен язылучыларыннан яшерми. Бу хәл турында сөйләп бетергәч, «башкорт хуҗабикәсе» язылучыларына «үзмәшгуль булып теркәлергә яки патент сатып алырга, салымнар түләргә һәм тыныч йокларга» киңәш итә. 

Чыганак: "Медиакорсеть. Новости Уфы и Башкирии"

Читайте нас