

Хата белән язылган русча постын укыганнан соң, виртуаль дуслары җырчы Алсу Фазлыевага социаль челтәрләрен татар телендә алып барырга киңәш иткәннәр.
Җырчы бер постында үзенең шатлыгы белән бүлешә: улы Аяз Фазлыев белән аның бию буенча партнеры Җәмилә Асадуллина башкала дәрәҗәсендәге бәйгедә икенче урын яулаган. Биредә барысы да матур: Аяз белән Җәмилә дә, алар кулындагы кубок та. Тик менә улы белән горурлануы һәм балаларның тренерларына рәхмәт сүзләрен рус телендә язып кына Алсу эшне бозып куйган.
«Урра, 2 место! Московская уровень! Горжусь!» – дип язган ул 217 мең «подписчик»лы сәхифәсенә.
Виртуаль дуслары арасында, яшь спортчыларны тәбрикләүчеләр белән беррәттән, Алсуның рус телен начар белүенә игътибар итүчеләр дә табылган.
«Уровень – он мой. Мужкой род. Отсюда – Московский уровень. Сез бик шәп татарча сөйләшәсез. Ләкин русчасында бик күп хаталар. Татарча гына языгыз, зинһар өчен», – дигән Земфира атлы бер ханым аңа.
"Шундый грамотный һәрберсе. Прям министрлар. Кеше куанып язган инде, хата табып утыралар", – дип яклаган бер ханым Алсуны.
«Бу бит ниндидер кечкенә генә хата түгел. Бик нык күзгә ташлана. Алсуны татарлар гына укып утырмый. Кисәтү өчен язылмаган. Улы, әлбәттә, бик булдыра», – дип җавап кайтарган икенчесе бу ханымга.
Чыганак: "Интертат".