Рөстәм Нәбиев аяксыз бабайга пульт белән йөри торган коляска бүләк иткән

Афәриннән башка сүз юк! 

Социаль челтәрдәнСоциаль челтәрдән
Фото:Социаль челтәрдән

Блогер Рөстәм Нәбиев Татарстанда яшәүче инвалид коляскасында йөрүче аяксыз Фаяз бабайга пульт белән йөри торган коляска бүләк иткән. Рөстәм бабайга бүләген Түбән Камага килеп шәхсән тапшырган, коляска белән ничек йөрергә кирәклеген дә күрсәткән.

«Татарстан 24» каналы хәбәр итүенчә, Фаяз бабай коронавирус белән авыру сәбәпле аяксыз калган.

Фаяз бабайны беренче тапкыр Түбән Кама блогеры Альбина Исмаева таныткан булган. 85 яшьлек Фаяз абый шәһәр урамнары буйлап инвалид коляскасында бара. Блогер аннан тормыштан канәгать булу серләрен сораша. «Кайгырып яшәгәнче, көлеп яшәве әйбәтрәк», – дип җавап бирә  төшенкелекнең ни икәнен дә белмәүче, инвалид коляскасында утырган килеш кибеткә барып, азык-төлеккә кадәр алып кайтучы Фаяз бабай.

Альбина Фаяз бабайга уңайлырак коляска алу нияте белән акча җыю оештырмакчы булган, тик аның сторисларына блогер Рөстәм Нәбиев игътибар итеп,  Фаяз бабайга заманча колясканы үзе бүләк итәчәген әйткән иде.

Рөстәм сүзендә торган. Блогер белән Фаяз бабайның очрашуы зур залда, тамашачылар каршында узган. Соңыннан ул бабайны өенә кадәр озата барган, аңа пультлы коляска белән йөрүнең ничек җайлы булуын күрсәткән. 

«Фаяз абый якты, изге күңелле, тормышны яратучы кеше. Әлеге коляска аның тормышын тагын да җиңеләйтәчәк. Фаяз бабайны шатландырдык. Түбән Кама халкына рәхмәт. Сездән тулыланып кайтып киләм. Шуундый матур шәһәрдә минем фикердәшләрем бик күп икән. Шәһәр дә бик ошады, мин сезгә күпмедер дәрәҗәдә көнләшеп карыйм», – дип язган Рөстәм сторисларына. 

Бу хакта тулырак монда. 

Читайте нас