Җәвит Шакиров дүрт чиләк җиләк җыйган

Каян җиләкле урынын тапкан?! 

Җәвит Шакиров дүрт чиләк җиләк җыйганҖәвит Шакиров дүрт чиләк җиләк җыйган
Җәвит Шакиров дүрт чиләк җиләк җыйган

Юмор остасы, җырчы Җәвит Шакиров социаль челтәрләрдә урманда җиләктә төшкән фотосын куйган һәм аның астына:

"Быел да каен җиләге программасын үтәп, планны тутырдык.

Табигать җимеше - җиләк!

Күп түгел, быел сирәк.

Нибарысы дүрт чиләк.

Җыеп интекмәс идем,

Организмга кирәк! - дип такмак та язып калдырган.

Язылучылары, мондый суык һава торышында шул кадәр күп җиләк җыя алуына шаккаткан, ә шулай да, кайберләре икеләнгән. Берсе:

"Җиләк ашыйсы килә, Җәвит абыйларга барабыз инде чәй эчәргә", - дип фото астында язу калдырган. Җәвит Шакиров җавабын шигырь юллары аша җиткергән:

"Килегез!

Җиләк белән сыйлармын.

Килмәсәгез елармын.

Улица Лесной,

Переулок - шестой,

Без гастрольдә,

Дом пока пустой!" - дип шаярткан. 

Икенче игътибарлырак бер язылучысы: "Җәвит әфәнде, былтыр да шул фотоны куйган идең бит!" дигән. Юмор остасы югалып кала торганнарданмы соң?!

"Җиләге дә былтыргы,

Җәвите дә былтыргы.

Җиләккә барган идем,

Җыялмадым - кул туңды!" - дип җавап биргән.

Дуслар, сезнең якларда җиләк бармы? Җыясызмы?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас