Артур Хәсәнов элемтәгә чыккан

Озак вакыт фронттан хәбәре булмаганнар да шулай якыннарына шалтыратсын!

Мобилизациягә эләккәч Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәновны белмәгән кеше юктыр инде хәзер. Мизгел эчендә популярлашкан, үзе – интернет йолдызына, ә җыры илдәге вазгыятьнең символына әверелгән егетнең язмышы белән халык даими кызыксынып тора. 

Соңгы көннәрдә Артур турында «һәлак булган, элемтәгә чыкмый икән» ише имеш-мимешләр таралган иде. «Интертат» хәбәрчесе Артурның хәлләрен белешеп язды. 

«Минем белән барысы да әйбәт, зур рәхмәт! Борчылмагыз, төрле гайбәт сүзләргә ышанмагыз», – диде ул безгә. 

Артурның исән-имин әйләнеп кайтып, халыкны башка яңа җырлары белән дә сөендерүен телибез. 

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас