

Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева бик кызыклы тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә пародия ясаучыларны эзли. Иң оста башкарган өч кешегә махсус бүләк тә әзерләгән.
“Миңа ясалган пародияләрне искә алып утырдым да, миңа иң беренче пародияне Алсу Фаракшина, Данир Сабиров, Әбри Хәбриев ясаган. Ишетеп белүемчә, башкалар да миңа пародия ясый икән.
Сезгә бер тәкъдимем бар. Берәр җырыма пародия ясап, шуны үз аккаунтыгызга куеп, мине билгеләсәгез, 20 июньдә 3 кешегә миннән махсус бүләк булачак. Сездән пародияләр көтәм, уңышлар телим!” – дигән Резеда Шәрәфиева.
Пародия ясау сәләтегез бар икән, сез дә катнашыгыз!