

Июнь - сабантуйлар ае. Кичә дә күп кенә районнарда сабантуйлар гөрләде. Бу милли бәйрәмне хәзер артистлардан башка күз алдына да китереп булмый. Районнар һәм авыллар берсенннән-берсе уздырып, текә җырчыларны чакыра.
Кичә Благовар районында үткән сабантуйга Башкортстанның атказан артисты Марат Шәйбәков килгән иде. Бәйрәм Языковоның мәдәният йорты алдында гөрләде. Марат благоварлыларны кабатланмас моңлы җырлары һәм тальян көйләре белән шатландырды.
Концерт вакытында җырчыларга, гадәттә, чәчәкләр бүләк итәләр. Ә Языково сабантуенда җырлаганнан соң, тамашачыларының берсе Маратка шампуры белән шашлык чыгарып бирде. Җырчыны бу гадәти булмаган бүләк битараф калдырмагандыр, әлбәттә. Шампурны алгач ул: "Ничә ел концер куеп йөреп, беренче тапкыр шашлык бүләк иттеләр", - ди.
Бәйрәме нинди - бүләге дә шундый инде.