+21 °С
Болытлы


Мессенджерларда «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов һәлак булган дигән имеш-мимешләр таралды. Дөресме икән бу хәбәр, юк микән дип, дип күпләр борчылды.
«Шәһри Чаллы» гәзите Артурның хәлен белешер өчен бертуган абыйсы белән элемтәгә кергән.
«Мондый сорау белән шалтыратучы сез генә түгел. Аллаһка шөкер, энем белән сөйләшеп торабыз. Гадәттәгечә, «бар да яхшы», - ди ул. Шулай була күрсен инде.
Махус хәрби операциягә киткән һәркем исән-имин әйләнеп кайтсын иде.
Чыганак: "Интертат"