Барлык яңалыклар

"Әни төн уртасында өй юдырта иде"

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиевка бигрәк кырыс тәрбия биргәннәр.

"Әни төн уртасында өй юдырта иде"
"Әни төн уртасында өй юдырта иде"

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында барган “Әй язмыш, язмыш” тапшыруына Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Минвәлиев килгән иде. Ул үзенең балачак елларына тукталып, әти-әнисенең тәрбиясе турында сөйләде.

–  Элек әтидән куркып тора идек. Әти сүзе закон иде. Хәзер балалар әтидән курыкмый, ә әтиләр баладан куркып тора. Менә шундый тормыш китте, чөнки хатын-кызлар әти кешене хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерә белми.

Гаиләдә 4 бала үстек: без 3 малай, 1 сеңлебез бар. Әти белән әни кырыс тәрбияләде, кызганып тормадылар. Әти иртән-иртүк торып, безгә, мәктәпкә барганчы, күп итеп эш калдыра иде. Кечкенә булсак та, укырга барганчы идәннәрне юып, бүлмәләребезне чистартып калдырырга тиеш идек. Иң авыры - ул безне еш кына төнлә торгызып, бөтен өйне юып чыгарга куша иде. Хәтта 40 градуслы суыкта йортны җыештырганыбыз хәтердә. Иртән укырга киткәнче малларның асларын кырып, ашарга салып керә идек. Тыңламасак, әни кыйный иде. Ләкин ничек кенә булса да, ярый әле без шундый тәрбия алдык, дип сөенәбез. Оныкларга әти белән әни сабыррак, назлырак булды инде. Безне дә шулай үстерсәләр, кем булыр идек икән дип уйлап куям. Шуңа күрә мин үзем дә кырыс әти. Әмма нәрсә әйтә алам: әти кыйнаса да, каты, усал булса да, барыбер әти - әти инде, ул киткәч, аны бик сагынып искә алабыз...», - дип сөйләде җырчы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: