“Минем бәхетемә генә тугансың”

Җәвит Шакиров тормыш иптәше, җырчы Зөлфия Шакировага хат язган.

“Минем бәхетемә генә тугансың”“Минем бәхетемә генә тугансың”
“Минем бәхетемә генә тугансың”

Якташыбыз, бүгенге көндә Татарстанда яшәп иҗат итүче артист Җәвит Шакиров тормыш иптәше, җырчы Зөлфия Шакированы туган көне белән котлаган. Моны сезгә дә җиткерергә булдык, чөнки искиткеч матур язылган.

“Бүген барыбыз өчен дә кадерле, яраткан, сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган, гаиләбезнең нуры, кояшы, җылысы, яраткан хатыным, балаларыбызның әнисе, оныкларыбызының дәү әнисе, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, эстрадада, профессиональ сәхнәдә үз урыны, үз фикере булган, җырчылар арасында хөрмәткә лаек, тамашачыларыбызны матур җырлары белән сөендереп, бүгенге көндә дә иҗатта дәртләнеп эшләүче, бик күпләргә үрнәк Зөлфиякәемнең туган көне.

Минем бәхетемә генә тугансың син, Зөлфүшем. Инде 36 ел гомер сукмагын бергә атлыйбыз. Төрле чаклар булды – сынмадың-сыгылмадың. Дошманнарның этлекләренә син эшең белән җавап бирә белдең. Аларны сүз белән түгел, эш белән җиңеп була, дип, мине дә эшкә дәртләндереп тордың.

Син – көчле дә, киң күңелле дә, ялганны яратмый, кешенең күзенә карап дөресен әйтә ала торган кеше. Шуңа да сине яраталар. Син гаилә, дуслар, туганнар өчен беркайчан үзеңне кызганмадың. Көн дип тормадың, төн дип, йокламасаң йокламадың, ярдәмгә ашыктың.

Күпме юллар үтелгән, күпмесе калгандыр, белгән юк. Әмма менә шулай бер-беребезне саклап, Ходай биргән гомерне үз акылыбызда булып, соңгы сулышкача бергә булырга язсын.

Бәхетле булып, кадерле булып, кирәкле булып, балалар, оныклар шатлыгы күреп яшик. Без моңа лаек. Сәламәт, тәртипле уллар табып, мине бәхетле иткәнең өчен рәхмәт. Яратам, яратам, яратам! Горурланабыз! Туган көнең белән, Зөлфүшем”, – дигән ул.

“Минем бәхетемә генә тугансың”
“Минем бәхетемә генә тугансың”
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас