

Май башында Чишмә районында фаҗигале төстә юл авариясендә һәлак булган Әнвәр Нургалиевның якын туганы Диана Сәфәрованың ятим калган өч баласына социаль челтәрләрдә акча җыюны тәнкыйтьләп чыкканнар.
Яшь хатын юл һәлакәтенә очраганнан соң, «подписчик»лары, гомумән, игелекле кешеләр аның ятим калган балалары: Аиша, Салман һәм Сәидкә матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерделәр, дип беләбез. Бу – кемдер кушып эшләнгән, билгеле бер кеше уйлап тапкан нәрсә түгел бит инде. Ә социаль челтәрдә әлеге балаларны гел күзәтеп, аларның үскәннәрен күреп, аларны яратып өлгергән кешеләрнең ихлас теләге бары. Бер карасаң, беркем дә беркемне дә мәҗбүр итми. Ләкин бу хакта башкача фикер йөртүчеләр табылган икән. Диана истәлегенә багышланган фан-аккаунтта түбәндәгеләрне язучылар булган:
«Әйләнә-тирәдә «кругом» ятимнәр, чынлап торып ярдәмгә мохтаҗ балалар күп! Алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алмыйлар. Чөнки аларның «раскрученная страничка»лары да, интернетка чыгу мөмкинлекләре дә юк!»;
«Нигә ул балаларга дип акча җыясыз, оят түгелмени?! Бирәсе кеше, сорамасагыз да бирә бит. Эльмира Сөләйманова (җырчы – авт.) да үлеп китте, 2 баласы калды. Нигә алар шулай сорамыйлар. Артык «наглеть» итәсез», – дигәннәр.
Әлеге гаепләүләргә бу төркемдә болай дип җавап биргәннәр: «Тагын бер кат кабатлыйм, бу акча җыю түгел, бу – хәер бирү, ярдәм. Диана һәм аның балаларын бик күпләр ярата иде һәм, сәдака бирү өчен реквизитларны сорап, көн дә язалар. Сезнең балаларыгызга шул яшьтә мондый хәсрәтне күрү язмасын берүк. Болай дип язган кешеләргә әлеге төркемдә урын юк, шунда ук «блок»ка китәләр. Иглеклерәк булыгыз һәм бумеранг барын онытмагыз», – дип язганнар.
Пост астында комментарийлар тезелеп киткән:
«Без, мәсәлән, Диананың балаларына акча күчерер өчен үзебез реквизитлар сорадык»;
«Бер пенсия белән инвалид бабай гына ничек үстерсеннәр инде балаларны. Язар алдыннан уйланыгыз әзрәк. Балаларга Аллаһ болай да зур сынау бирде...»;
«Шулай дип буш кешеләр генә яза ала»;
«Исән чагында Диана үзе бик булыша иде кешеләргә. Димәк, без аның балаларына булышачакбыз»;
Бу хакта тулырак "Интертат"та укый аласыз.