Барлык яңалыклар

"Бу ир белән хатын талашканда баланы тарткалашу кебек"

Зифа Нагаева бик кызык фикер әйткән.

"Бу ир белән хатын талашканда баланы тарткалашу кебек"
"Бу ир белән хатын талашканда баланы тарткалашу кебек"

 “ТНВ” каналында барган “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, радио алып баручысы, композитор Зифа Нагаева кунакта булган.

Тапшыруның алып баручысы Замирә Рәҗәпова: Сез ничек уйлыйсыз, аталган җырны башка кеше җырлый аламы, яисә ул аныкы гына булырга тиешме?" – дигән сорау биргән.

Зифа ханым: "Бу ир белән хатын талашканда баланы тарткалашу кебек. Җырчы аркасында язмышы бәхетсез булган, язмышы бик бәхетле булган җырлар да бар. Әгәр дә җыр "хит" булып китә алса, язылган вакытка да актуаль икән, аны ничә кеше кабат җырласа да, ул, барыбер, халык күңелендә беренче башкаручы җыры булып калачак. Җырларга ярамый дип гапләшү, минемчә, юкка бәйләнү генә," – дип җавап биргән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: