Барлык яңалыклар

Тямаевның әнисе ни өчен җиде үгез асраганын сөйләгән

Фирдүс Тямаев: "Ярый әле Казанга киткәнмен!"

Тямаевның әнисе ни өчен җиде үгез асраганын сөйләгән
Тямаевның әнисе ни өчен җиде үгез асраганын сөйләгән

Фирдүс Тямаевның әнисе авылда абзар тулы мал-туар, кош-корт асрап яшәгәнен беләбез, җырчы сөйләге, видеосын да күрсәткәне бар.

Авылда күпләр лаеклы ялда булсалар да, эшсез тора алмый шул. Фирдүс Тямаевның әнисе дә шундыйларның берсе. Әнисе малларга ашарга салган вакытта ул тагын видеога төшергән. "Әйдә, күрсәт әле малларыңны, тагын нәрсәләрең бар?", - ди әнисенә. - Әни 7 үгез үстерә. Нәрсәгә соң бу кадәр сиңа, әни? - дип сорый Фирдүс.

- Ничек эшсез утырырга кирәк? Мин аларны шатланып карыйм. Алар белән сөйләшәм, серләшәм, - ди әнисе. - Бройлер чебешләр дә алдым әле. 110 баш каз бәбкәләрем бар. Тагын алам, 200гә тутырырга исәп бар. Тавыкларым 30 гына, - ди ул.

Шулай сөйләшә-сөйләшә алар бакчага чагалар. Фирдүс бәрәңге җирен күрсәтә, теплицага да күз салалар. Бакча караулы: бәрәңгесе, кишер-суганы, кыяр помидоры гөрләп үсеп утыра.

- Әни бәрәңгене утырткан.Утаган да. Бер чүбе юк. Әни, көтеп тор дидем бит, без кайткач эшләр идек әле...

- Әнә, бәрәңгене утарсың. Чүп бетми инде ул, - ди әни кеше.

- Сиңа, әни, хәзер нәрсә кирәк?

- Фураж. Комбикорма. Калганын үзем эшлим! Исәнлек кирәк. Сәламәт кешегә мал асрау, бакча үстерү шатлык кына, - ди әнисе.

Бакчадан чыккач, Фирдүс белән әнисе зур савытларны ачып мал азыкларын күрсәтәләр. Берсендә - пешерелгән бодай, икенчесендә - бәрәңге.

- Бу кадәр эш...Ярый әле Казанга киткәнмен! -ди Фирдүс шаярып.

Тямаевның әнисе ни өчен җиде үгез асраганын сөйләгән
Тямаевның әнисе ни өчен җиде үгез асраганын сөйләгән
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: