Җырчы Гүзәл Уразова үзен “Давай поженимся"да катнашырга чакырдылар, дигән. Дөрес микән бу, әллә шаярумы - белгән юк. (Аның шаярта торган гадәте дә бар).
Үзе турында белешмә дә язган: “Уразова Гүзәл Әскар кызы. Буе – 170, авырлыгы – 54 кг. Көрән күзле. Кияүдә түгел. Балалар бар икәнен әйтмәскә куштылар. Менә шундый анкета тутырып, “Давай поженимся”га чакырдылар. Шушы фотоны җибәрсәм ярар микән?” – дип җырчы социаль челтәргә үзенең фотосын урнаштырган.
“Илдар моңа ничек карый соң?". Туганыгыз урынына Илдарны да алыгыз, абыегыз булып утырыр”, “Бывший” ролендә дә ярый”, – кебек җаваплар язучылар булган Гүзәлгә, шаяртып.