Барлык яңалыклар

Подписчиклары Мөнир Рахмаевның ачуын чыгарган

Ни өчен дип уйлыйсыз? 

Социаль челтәрдән
Фото:Социаль челтәрдән

Май башында Мөнир Рахмаев гаиләсе белән диңгез буенда ял иткән. Ялдан ул социаль челтәрләренә фотолар куярга да вакыт тапкан. Тик җырчының подписчикларының барысының да ул фотоларга һушы китмәгән. Күпләр тискәре комментарийлар язган. Моңа эче пошкан Мөнир Рахмаев чираттагы постын язып элгән.

Аллага шөкер, гаиләм белән бергә үткәрергә буш атнам булды. Гаилә белән ял итәбез. Монда гаҗәеп атмосфера... Сүз уңаеннан, бер момент турында язып китәм, чөнки дәшми кала алмыйм! Барлык “подписчик”ларыма да кагылмый бу, ә кайберләренә генә.

Безнең гаиләбезне мәсхәрәләп нәрсә генә язмыйлар. Ул комментарийларны бетерергә, кайбер кешеләрне “блокировать” итәргә туры килә. Чөнки ялыбызны “негатив” белән бозасым килми. Дөресен әйткәндә, безнең турында нәрсә сөйләсәләр, язсалар да – безгә барыбер инде.

Мин үзем беркайчан да беркемгә дә начарлык теләмим һәм сезгә дә шуны киңәш итәм. Белмим, нишләп шулай, ләкин, кешеләр, тормышка җиңелрәк карагыз әле! Бер генә яшибез бит! Һәр мизгелнең, яшьлекнең кадерен белегез! Узган гомерне дә, яшь вакытны да киредән кайтарып булмый. Бүгенге көннең кадерен белеп яшәгез, хатыным белән безнең кебек. Тормышыгызда уңышлар, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек телим. Язмагыз безгә теләсә нәрсәләр! Мин тискәре комментарийларга болай да игътибар итмәскә тырышам, ләкин хәзер дәшми кала алмыйм. Үзегезне, якыннарыгызны яратыгыз, шул чагында сезгә дә тартылырлар.

Аңлыйм, безнең ялда төшкә фотолар кайберәүләрнең ачуын чыгара. Мондагы табигатьнең бар матурлыгын, мондагы тормышны гына күрсәтәсе килә бары. Ялның рәхәтен. Тормыш шулай корылган, күрәсең, кешеләр башкаларның уңышларына, шатлыгына беркайчан да шатланмый икән”, – дигән Мөнир. 

Бу хакта тулырак "Интертат"та укый аласыз. 

 

Читайте нас: