Барлык яңалыклар

Ильмира Нәгыймовага купальнигын салып фотога төшәргә киңәш иткәннәр

Социаль челтәрләрдә төрле комментарийлар калдыралар шул. 

Социаль челтәрдән.
Фото:Социаль челтәрдән.

Ильмира Нәгыймова балалары белән чираттагы ялга очкан. Җырчы бу юлы Дубайда ял итә. Алай гына түгел, диңгез буенда купальниктан төшкән фотолары белән дусларын кызыктырып, хейтерларын котыртып ята.

Кара төстәге купальник өстеннән челтәрле туника киеп төшкән фотосын куеп, Нәгыймова: “Хейтерлар, фас”, – дип үзе үк язып куйган. 

Ильмираның бу образын Фирдүс Тямаев бик ошаткан. Ул аңа купальнигын салып атып, туникадан гына калырга киңәш иткән. “Хейтерлар сөйләсен өчен караларын салып бәр дә сеткадан гына кал”, – дигән ул.

“Синнән чыгар инде яхшы киңәшләр”, – дип елмайган аңа каршы Ильмира.

Хейтерлар өчен махсус куелган фотолар булса да, Ильмирага сокланучылар бик күп. “Талант һәм матурлык кушылган биредә. Фигураң – ут. Спортзалда тәүлек буе ятып та, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмаска мөмкин. Уңган кыз”;

“Хатын-кызның үз-үзен яратуы нәтиҗәсе бу. Му..ак мужикны түгел, үзеңне ярата, үзең һәм балаларың өчен яши башлагач, тормыш тагы да ямьләнә”, – дип язганнар. 

Хейтерлар да уянган:

“Бер дә килешми инде ике бала әнисенә. Бөтен җирен шулай күрсәтеп куярга ярыймы? ”;

“Ничек ирләр каратырга белмәдең инде. Синдә генә булды инде ботлар”;

“Хатын-кызга болай йөрү килешми. Минем дә 10 ел торган хатынның башы шулай “китте”. Аерылыштык. Русланны аңлыйм. Чөнки мин дә шул ук юлны үттем”;

“Ай, татар кызлары чишенә башлады. Кайда әдәп? ” –  дип язганнар алар. 

Андыйларга Ильмира: “Ялда тун киеп йөрмиләр инде”, – дип кыска гына җавап кайтарган, дип яза ”Интертат”.

Гомумән, соңгы көннәрдә Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрләрендә постлар бик еш чыга.

Ул башта шушы купальниктагы фотосын куйган, икенче көнне тагын бер “аклану” посты язган.

“Нәрсә дип әйтәсем килә... ни генә язмадылар инде. Фото куйган саен гаеп табалар (аеруча минем ВК төркемемдә), нәрсәгә бәйләнергә белмиләр. Балаларым белән куйган фотога да шок-комментарийлар, әммә нишләтим соң инде? Һәр кеше үзенең турыда яза, бәхетсезлектән язадыр инде. Ә мин Аллаһка шөкер, ни генә язсагыз да, бик бәхетле.Сезгә ярарга да тырышмыйм, тырышмаячакмын да. Мин ничек бар – шулай. Сезнең дә бәхетле булуыгызны телим”, – дигән ул.

© социаль челтәрләр
Фото:© социаль челтәрләр
Читайте нас: