Барлык яңалыклар

33 яшем тулган иде

Җырчы гаилә Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар  эстрадада популяр парларның берсе. "Сез бик тиз танышып кавышкансыз?” дигән сорауга Рөстәм болай дип җавап биргән:

33 яшем тулган иде
33 яшем тулган иде

 Җырчы гаилә Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар  эстрадада популяр парларның берсе. Берничә ел элек бер-бер артлы “Кояшым син”, “Кулга-кул тотынып” һәм башка хит дуэтлар яздырып, Башкортстан гына түгел, Татарстан тамашачысының да күңеленә ачкычны тиз таптылар.
— Өйләнешкәнче, хатыным җырчы булыр, дигән уй башыма да кермәде. Өйдә, балалар янында торган тормыш иптәше кирәк, дигән фикердә идем. Барысы да киресенчә булып чыкты. Һәм миңа шулай ошый да икән. Көне-төне бергә иҗат итәбез. Бөтен эштә икәү без, - дип сөйләгән Рөстәм "Ирек Мәйданы"на биргән интервьюсында.

"Сез бик тиз танышып кавышкансыз?” дигән сорауга Рөстәм болай дип җавап биргән:

 — Әйе, озак йөрмәдек, тиз генә танышып, кавышып та куйдык. Очрашу нибары ике ай дәвам иткәндер. 33 яшем тулган иде. Аллаһы Тәгалә миңа Ләйләмне бүләк итте. Һәр кешедә холык бар. Бер-береңне аңлап яшәр өчен җаен таба белергә генә кирәк. Холкымны аңлаганы өчен Ләйләмә рәхмәт. Башкалар кебек, безнең гаиләдә дә мөнәсәбәтләр гел “яратам” дип кенә бармый, төрле хәл килеп чыга. Сабыр итәргә, үткәрә белергә кирәк. Еллар узган, балалар үсә төшкән саен гаилә ныгый. 2010 елда өйләнештек, димәк Галиевлар булып яши башлаганыбызга 13 ел.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: