

Мобилизациягә эләгеп Украинадагы махсус хәрби операция зонасына киткән җырчы Артур Хәсәновның дүрт аяклы дусты барлыкка килгән. Кечкенә песи баласына хәрбиләр Туся дип исем кушканнар. Артур песине үзенең сторисларында күрсәтә. “Безнең хәрби дустыбыз Туся. Лайклар белән сөендерегез әле”, – дип язган ул.
Артур Туся өчен социаль челтәрләрдә аерым сәхифә ясарга теләве турында да хәбәр иткән, бу хакта ул подписчиклары арасында сораштыру язып элгән.
Артур Хәсәновны белмәгән кеше юктыр. Ул – Илеш авылы егете. Махсус хәрби операциягә китәр алдыннан Филүс Каһиров башкарган “Киек каз юллары” җырын җырлап танылган иде. Соңрак, хәрби өйрәнүләр вакытында, ул җырчының концертында да чыгыш ясады.