Барлык яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин волонтерлар алдында чыгыш ясаган

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! 

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин хатыны Алия Карачурина белән туган авылына кайтып, җирле мәдәният йортында махсус хәрби зонасындагы хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре үрүче волонтерлар өчен концерт куйган. Концертка мәктәп укучыларын һәм укытучыларны да чакырганнар.

Узган ноябрьдән бирле Карамалы-Гобәй авылында маскировкалау челтәрләре үрү пункты эшли. Инициатив төркемгә  34 хатын керә, аларның күбесе – пенсионерлар. Авылдашлары аларны “боевая 34-ка” дип йөртә икән. Ришат алар белән сөйләшеп, нәрсәләр кирәк икәнен сорашкан.

Аларга афәрин диясем килә! Һәр буш минутлары чыккан саен бирегә челтәр үрергә киләләр, алар инде 91 челтәр үреп өлгергән. Минем әнием клубта художество җитәкчесе булып эшли һәм ул да – волонтерлар рәтендә. Күптән түгел генә башка хатын-кызлар белән окоп шәмнәре ясауда катнашты. Безнең авыл биләмәсеннән махсус хәрби операция зонасына берничә ир-егет китте. Авылдашлар алар өчен тырыша инде. Барысы да исән-сау әйләнеп кайта күрсеннәр”, – ди авылдашлары турында җырчы.

Ришат Төхвәтуллин җәен Уфада концерт оештырып, аннан җыелган акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗларына юнәлтергә җыенуын сөйләде.

Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен безнең ярдәмне тою аеруча мөһим дигән иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: