Барлык яңалыклар

Әнвәр Нургалиев: Гаделлек тантана итәр, дип өметләнәбез

Җырчы Әнвәр Нургалиев туганының үлеменә китергән юл һәлакатенең шаһитларын эзли.

"Татар-информ" архивы
Фото:"Татар-информ" архивы

«9 май көнне 00:15-00:37 сәгатьләрдә Чишмәдә булган фаҗиганең шаһитларын эзлибез. Авария булган мизгелдә Революция урамындагы «Абсолют» кибете янында 3 автомобиль туктап торган. ВАЗ машинасы кырыенда кешеләр дә бар. Аларның әлеге фаҗигане күрми калулары мөмкин түгел. Зинһар, безнең белән элемтәгә керегез.  Авариядә гаепләнүче (җинаятьче) һәлакәт урыннан качып киткән. Машинасын башка урынга илтеп куйган, кабат үзе, җәяүләп, авария урынына килгән. Ул гаебен таныды, ләкин аңлашылмаучанлыклар бик күп. Гаделлек тантана итәр дип өметләнәбез», – дип сөйләгән Әнвәр Нургалиев үзенең сәхифәсендә.

Җырчы сүзләренчә,  Диананың юлын кисеп, авария китереп чыгарган егет тә, аның туганнары да Әнвәр Нургалиевтан да, мәрхүмәнең әнисе Рәйсә ханымнан да, аның башка туганнарыннан да гафу сорамаган. «Хәзер инде кирәк тә түгел,  аларны күрәсем дә, беләсем килми. Гаепләнүчегә дә, авариягә катышы булган башка кешеләргә дә (алар анда җитәрлек) тиешле җәза бирелүен телим», – дип сөйләгән җырчы.

Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрованы 10 май көнне Чишмәдә соңгы юлга озаттылар. Аның 1нче сыйныфта укучы Аиша исемле кызы һәм 5әр яшьлек Салман һәм Сәид исемле игезәк уллары ятим калды.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: