Барлык яңалыклар

"Евровидение -2023" җыр бәйгесендә Швеция җиңде

39 яшьлек җырчы Лорин "Tattoo" җырын башкарды. 

"Евровидение -2023" җыр бәйгесендә Швеция җиңде
"Евровидение -2023" җыр бәйгесендә Швеция җиңде

Кичә, 13 майдан14нә каршы төндә Бөекбританиядә Евровидение конкурсының финалы узды. Аның җиңүчесе 39 яшьлек җырчы Лорин булды.

Башка еллардан аермалы буларак, Русияне быел бу бәйгедә катнаштырмадылар.

Лорин моңа кадәр Евровидение бәйгесендә 2012 елда җиңгән иде. Быел ул "Tattoo" җырын башкарды.

Лорин – Евровидение бәйгесе тарихында ике тапкыр җиңү яулаган икенче җырчы. Ул үзенең музыкаль карьерасын 2000нче еллар уртасында "Idol" (бездәге Йолдызлар фабрикасы кебек) шоуында катнашып башлый. Аннары Лорин Зинеб Нора Талхауи (артистның тулы исеме) озак иҗади пауза ала. Алты ел дәвамында ул төрле реалити-шоулар продюсеры була.

Сәхнәгә ул яңадан 2011 һәм 2012 елларда узган "Melodifestivalen" фестивале ярдәмендә кайта. Ул анда үзенең булачак «Euphoria» хитын башкара. Бу җыр белән аны 2012 елда Швециядән Евровидениегә җибәрәләр. Лорин җиңә, ә аның җыры дөньякүләм хит була.

Ә быел да Евровидениегә катнашырга карар кылгач, кайберәүләр моңа шикләнеп караган. Чөнки конкурс тарихында җиңүчеләрнең үз уңышларын яңадан кабатларга тырышулары гел уңышсыз була. Мәсәлән, Дана International һәм Александр Рыбак икенче тапкыр катнаштылар, тик җиңә алмадылар.

Конкурс алдыннан букмекерлар Лоринның «Tattoo» җырын беренче урынга куйганнар. Чынлап та, аларның фаразлары чынга ашты.

Евровидение-2023тә икенче урынны"Cha Cha Cha" җыры белән Финляндиядән Кяарийя алды. Өченче урынны"Unicorn" җыры белән Израильдән Ноа Кирель алды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: