Барлык яңалыклар

Рөстәм Нәбиев: Машина да йөртә алмыйм хәзер

Уникаль блогер-параспортчы бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә язып чыккан. 

mgazeta.com
Фото:mgazeta.com

Танылган блогерБи, кулларында иң биек тауларны «яулаучы», казарма ишелүдән ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев белән күңелсез хәл булган. Ул кулындагы ике бармагын сындырган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Беренче итеп ул хатыны Индираның фотосын куйган һәм «ай буе минем йөртүчем булачак» дип язган.

Блогер үзе өчен тормышның кыйммәте нидә булуы турында сөйләгән видео белән дә уртаклаша.

«Беләсезме, бу хәлдә калгач, тормышта  мөстәкыйль булуның никадәр мөһим икәнлеген аңладым. Мин хәзер гап-гади нәрсәне дә эшли алмыйм, машина да йөртә алмыйм, бу – тормышымны катлауландыра. Шушы хәл килеп чыккач, мөстәкыйль булуның кадерен аңладым. Бөтен нәрсәдә дә, барысыннан да мөстәкыйль, барысын да үзең эшли алу турында сүз бара. Бу хәл юктан гына булмады. Мин аны рәхмәт әйтеп кабул итәм. Нәтиҗә ясаячакмын. Хәзер бер ай буе шушындый режимда яшәргә туры килә», – дип сөйли ул.

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас: