Барлык яңалыклар

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм әти булган

Яшь гаиләне  ихлас котлыйбыз!

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Җырчы Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм белән килене Рузия әти-әни булган. Фәтхетдиновлар гаиләсенең тагын бер нәсел дәвамчысы булып, 9 май көнне дөньяга ир бала аваз салган. Зур сөенече белән Рузия Фәтхетдинова социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Мин сине шундый көттем, хәзинәм минем», – дип яза ул сторисларында. 

Сабыйның авырлыгы – 3820 кг, буе – 55 см. 

Рөстәм сабыйга сайланган исемне дә әйткән. «Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. Рәхмәт, җаным, Рузиям», – дигән ул. 

Яшьләрнең дуслары сабыйның әти-әнисен куандырып, сау-сәламәт булып үсүен теләгәннәр.

Бу хакта тулырак монда. 

Читайте нас: