Илсөя Бәдретдинова дин турында үз фикерен әйткән

Җырчының сүзләре белән килешми мөмкин түгел. 

"Татар-информ" архивы"Татар-информ" архивы
Фото:"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова дин турындагы фикере белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты.

«Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам. Аңа ниндидер арадашчылар аша мөрәҗәгать итәсем килми, чөнки мин – аның баласы. Ул теләмәсә, мин тумас идем. Турыдан-туры мөрәҗәгать итәм аңа.

Күп кенә дин әһелләре белән килешмим, дингә «кереп-чыгып» йөргәннәрне аңламыйм. Кемгәдер акыл өйрәтеп, шул ук вакытта урлап, хыянәт итеп, алдашып, зур гөнаһлар эшләп, елына 1 тапкыр иң симез сарыкны чалдырып, «гөнаһларым юылды» дип уйлаган кешеләрне кабул итеп бетерә алмыйм.

Дингә я керергә кирәк, я түзәргә кирәк кермичә. Кереп-чыгып йөри торган әйбер түгел ул», – дип әйтте җырчы язылучыларына тәкъдим иткән видеода.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас